Яшь парлар теләгән көнен һәм вакытын сайлап, Казан шәһәренең Киров, Идел буе районы ГХАТ бүлекләренә һәм “Казан” гаилә үзәгенә языла алалар.
Яшь парларга никах вакытын билгеләү өчен ярдәм күрсәтү порталында “Услуги ЗАГС” бүлегендә онлайн-гариза биреп, теләгән урынын һәм вакытын сайлап, дәүләт салымын түләп, гариза бирү өчен язылырга була.
ГХАТ бүлекләренә яшьләр гаризаны 32-33 көн алдан үзләре барып язырга тиеш, дип хәбәр итә ГХАТ Идәрәсе.
Шуны билгеләп китәсе килә, 2016 елда гариза бирүчеләр өчен 16.06.2016 һәм 20.06.2016 көннәре “бәхетле көннәр” дип санала.