“Яраткан йөрәкләрдән изге эшләр өчен” дигән хәйрия акциясе

2015 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге фойесенда “Яраткан йөрәкләрдән изге эшләр өчен” дигән хәйрия акциясе логотибы төшерелгән куб урнаштырылган. Әлеге акциянең максаты – Татарстан Республикасы балалар хосписында дәваланучы балаларга ярдәм итү. Беренче катнашучылар ЗАГС бүлеге эшчеләре һәм 2015 елның 18 августында үзләренең никахларын теркәүче Ирек һәм Ләйсән Кәримовлар булдылар.

   Әлеге акциядә Тәтеш районы халкы да актив катнашырлар дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International