Бөек Ватан сугышы ветераны, Балык бистәсе районының күренекле әһеле Мөхәмәт Зыятдин улы Гайнетдинов бүген үзенең 91нче көзен каршы ала!
“Узган еллар, аккан сулар кебек” диеп, Мөхәммәт ага матур, җылы йортында бүген кунакларга бик шат! Тәнендә мәңгелек эз калдырган – сугышта яралану нәтиҗәсендә югалткан сул кулы, ул дәхшәтле елларны бүген дә искә төшереп тора.
Балык бистәсе районы башлыгы Илһам Валеев исеменнән Мөхәммәт аганы тәбрикләү өчен ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Каримуллина белән Айгөл Вафина да килде. Саулык-сәламәтлек, озын гомер теләп, туган көн иясенә истәлекле бүләк тапшырылды.
Без рәхмәтле Сезгә, хөрмәтле Ветераннар! Якты күк йөзебез, сулар һавабыз, ныклы басар җиребез өчен!