Тантанага 50 ел бергә яшәгән парлар һәм яшь гаиләләр яңа туган балалары , дәү әниләре, дәү әтиләре белән килделәр.
Ел саен алтын көзне ЗАГС бүлекләре гомерләрен халкына, сәламәтлеген яшьләргә биргән өлкән яшьтәге парларны котлыйлар.
Килгән кунакларны Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районы администрация башлыгының урынбасары Петров Алексей һәм Киров районы Пенсон фондының җитәкчесе Гүзәл Сафина тәбрикләделәр.
Гаддәттәгечә һәр гаилә шампан шәрабын күтәреп, бер-берсен бәйрәм белән котладылар. Тантананың азагында кунаклар фотога төштеләр.