2015 елның 16 сентябренда Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 90 Чаллы гаиләге алды.
Хезмәт ветераны Маргарита Савельева үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Өлкәннәр көнен бәйрәм итү уңаеннан оештырылган өлкәннәр айлыгы кысаларында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Макаров, районның ветераннар Советы председателе Любовь Сорокина, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әлфия Салаватуллина һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фаигна Козырева юбилярны олы бәйрәме белән кайнар котладылар. Алар аңа ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм озын гомер теләделәр. Юбилярның Түбән Новгород шәһәрендә яшәүче апасы Ангелина Василий кызына 99 яшь тулган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе һәм регионнарны өйрәнү буенча институтның Гаилә һәм демография үзәге белән берлектә хәзерге вакытта “Авыл җирлекләрендә ир-атларның демографик тәртибе” фәнни-тикшеренү проектын тормышка ашыру буенча эш алып бара.
Баулы шәһәрендә яшәүче Бибихабибә әби Мөхәмәтовага 102 яшь тулды. Өлкән яшенә карамастан Бибихабибә әби шат күңелле, күтәренке кәефле. Озын гомернең серен дөрес туклану һәм даими хәрәкәт белән аңлата Бибихабибә әби. Лаеклы ялга чыкканчы күп еллар тегүче булып эшләгән. Әлеге көндә балалары, оныклары, оныкчыклары кадер – хөрмәтендә яши юбиляр.
Ялгызлыктан интегүчеләр, мәхәббәт һәм тормыш иптәше эзләүчеләр өчен төрле танышу сайтлары, клублар бар.
ГХАТ бинасында онкология белән авыручы балаларга ярдәм итү өчен куелган җайланмага Семеновлар, Зиятдиновлар, яшь әти Парамонов А.В. һәм башка күп кенә Лаешлылар үзләреннән өлеш керттеләр. Алар барысы да бу авыру балаларга ярдәм кулы сузып, йөрәк җылысын, игелек бүләк иттеләр. Анжела Вавилова фонды һәм ГХАТ идарәсе барлык катнашучыларга рәхмәт белдерә.
Тукай районы Круглое Поле поселогында яңа ял паркы ачылды. Паркның төп өлешен алып торган балалар майданчыгында яшь рәссамнар һәм спорт секцияләре шунда ук үз эшләрен башлап җибәрделәр. Поселокның бу матур почмагын бәләкәй балалы аналар һәм мәктәп балалары бик яраттылар.
2015 елның 15 сентябрь аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы өч гаиләгә ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм “Кама” исемендәге коммерция банк җитәкчесе Рамил Гыйльмулла улы Гыйсматуллин катнашты. Җирле пенсия фонды җитәкчесе гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларына саулык, бәхетле гомер теләде.