Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә паспортлар тапшыру тантанасы узды

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

          2015 елның 17 сентябрь көнендә, Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә 14 яшкә җиткән яшүсмерләргә Рәсәй Федерациясе гражданиның паспорт тапшыру чарасына багышланган, вакыйгалы тантана узды. ГражданинРәсәй Федерациясенең иң бөек исеме булып чутлана, аңа һәр кеше туган вакытыннан лаек була. Шуңа күрә бу вакыйганың ГХАТ идарәсенең бинасында уздырылуы символик мәгънәгә ия, чөнки  монда һәр кешегә тормышындагы үзенең беренче документы – туу турында таныклык тапшырыла. Федераль Миграция Хезмәте идарәсенең Татарстан республикасы буенча Түбән Кама шәһәрендәге баш белгече, эксперт  Гөлназ Шахпазова балаларны тормышларындагы шушы мөһим вакыйга белән котлап, аларга ин кирәкле документ – паспортларын тапшырды.  Яшь гражданнарының ата-аналары да балаларының  матур киләчәгенә өметләнеп, аларга якты тормыш юлы теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International