Тормыш сукмакларыннан бик күп еллар кулга-кул тотынышып атлау - олы бәхет тә, шул ул вакытта җаваплык, зур торышлык та

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Биектау районында шундый бердәм, тату гаиләләрнең күп булуы сөендерә. Биектау станциясендә яшәүче Нина Николаевна белән Евгений Николаевич Антиповлар әле күптән түгел генә бергә гомер итүләренең 50 елык юбилеен билгеләп үттеләр. Гаилә тормышы һәрчак ал да гөл генә булмаса да, алар барлык сынауларны, кыенлыкларны кулга-кул тотынышып бергә узалар. Бер-берсенә булган хисләрен, хөрмәт һәм тугрыкларын югалтмый саклыйлар. Юбилей тантанасында “яңа өйләнешүчеләргә” нәкъ моннан 50 ел элеккеге кебек, “әче” дип кычкырлар һәм яшьләргә үрнәк күрсәтеп, олы хисләрен киләчәктә дә кадерләп саклауларын телиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International