Мамадыш шәһәрендә “Шанс”- дип исемләнгән клуб үз эшчәнлеген алып бара

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе

  Ялгызлыктан интегүчеләр, мәхәббәт һәм тормыш иптәше эзләүчеләр өчен төрле танышу сайтлары, клублар бар.

   Безнең яраткан шәһәребез Мамадышта да  “Шанс”- дип исемләнгән клуб үз эшчәнлеген алып бара. Ул, шулай ук, ялгыз затларга тормышларында яраткан кешеләрен, икенче парларын эзләп табарга ярдәм итә.

    Күптән түгел, танышулар клубында матур вакыйга булып узды. Узган ел көзендә, клубта танышып һәм үзләренең законлы никахларын теркәгән Азат белән Раушаниянең гаиләләрендә, мәхәббәт җимеше-кыз бала туды. Әйтергә кирәк, бу инде танышулар клубы ярдәме белән танышкан гаиләләрдә өченче бала аваз салган. 

   “Шанс” танушылар клубына һәр атнаның чәршәмбе көнендә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Мамадыш шәһәре, Пушкин урамы, 17 нче йорт, “Кайгырту” социаль-сәламәтләндерү үзәге бинасы. Белешмәләр өчен телефон: 8 919 644 09 27.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International