Яшь әти –әниләр 2014 нче елның 14 октябрендә Менделеевск шәһәрендә узган коллегия вакытында күрсәтмә чыгышлар вакытында язылышканнар иде. Менә гаиләдә тагын бер шатлыклы вакыйга: беренче уллары туу. Яңа туган балага Аяз дип исем куштылар. Ул болытсыз күк йөзе, шатлыкны аңлата.Гаиләләргә истәлекле бүләкләр, чәчәк букетлары һәм ГХАТ бүлегенең истәлекле открыткасы тапшырылды.
Уллары Аяз туу белән Нургалиевлар гаиләсен хезмәттәшләре чын күңелдән тәбрикләделәр. Шигырь дә сөйләделәр, җырлап та күрсәттеләр. Барлык гаиләләргә дә исәнлек, тигез тормыш телисе генә кала.