2015 нче елның 17 сентябрендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә паспорт тапшыру тантанасы үтте

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

14 яше тулган мәктәп укучылары өчен бу көн мәңгегә истә калыр, мөгаен.

   Тантанада Татарстан Республикасында Россия ФМХИ Мамадыш районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлүсә Мөбарәкшина катнашты. Ул яшүсмерләргә ничек паспортны тотарга, аның  җәгыятьтә кулланышы турында сөйләде.

   Шулай ук, бәйрәм кичәсенә, балаларын котларга әти-әниләре, туганнары килгән иде. Килгән кунаклар яшь малайларга һәм кызларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

Укучыларга һәм бәйрәм кунакларына кызыклы викторина үткәрелде. Бәйрәм күтәренке рухта узды. 

     Бәйрәм ахырында ГХАТ бүлеге баш белгече Фәния Гаязова паспорт ияләрен чын күңелдән котлап истәлекле фотога чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International