Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә "Гаилә тәрбиясе Әлифбасы" һәм "Гаилә белә булу" исемле ике зур проект тормышка ашырыла

2015 елның 18 сентябре, җомга

"Жаваплы ата-аналык мәктәбе" дип аталган муниципаль программа кысаларында Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендэ "Гаилә тәрбиясе Әлифбасы" һәм "Гаилә белә булу" исемле ике зур проект тормышка ашырыла. Бу проектлар  Түбән Кама мәктәпләренең  укучыларна юнәлдерелгән. «Гаилә тәрбиясе Әлифбасы"ның  беренче дәресе ГХАТ идарәсендә 2015 уку елының 7 сентябрь көнендә 1нче һәм 2нче урта мәктәп укучылары катнашында узды. Максаты - мондый дәресләр балалар һәм яшүсмерләр арасында гаилә кыйммәтләре мөһимлеген һәм гаиләдә яшәү рәвешен пропагандалау.

ГХАТ идарәсенең житәкчесе Б.И. Махотина балаларны ГХАТ идарәсенең эше белән таныштырды, аларга күпгасырлык актлар китапларын күрсәтте. Үз чиратында, мәктәп укучылары да нык гаилә мөнәсәбәтләре төзү кирәклеге турында уз фикерләре белән уртаклашты. Бэлла Ивановна балаларга гаилә саклау мөһимлеге турында сөйләде һәм алар белән традицион гаилә кыйммәтләрен арртыру турында аралашты. Укучылар бик тә мавыгып уз гаиләләре, гаиләдәге мөнәсәбәтләре турында уртаклашты.

ГХАТ идарәсе белән саубуллашканда, балалар Бэлла Ивановнага кызыклы әңгәмә уздырган өчен  рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International