Сәлимә апа Шәкүрова 90 яшьлек юбилеен билгеләде

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Сәлимә апа Шәкүрова үзенең 90 яшьлек юбилеен дә билгеләп узды.

      Юбиляр гомер кичергән нигезендә улы Иршат һәм килене Фәридә тәрбиясендә яши. Бергә алар 43 ел дус һәм тату  булып, бер сүздән аңлалашып яшиләр. Сәлимә апа мөстәкыйль рәвештә өйдә йөри, урамга саф һава суларга чыга, киңәше белән булса да йорт эшләрендә ярдәм итәргә тырыша. Олы яшьтә булуына карамастан бүгенге көн яңалыклары белән яхшы таныш, хәтере дә әйбәт.

       Сәлимә апа Кече Чынлы авылында күп балалы гаиләдә өченче булып туа. Ул чордагы сугыш балаларына хас булган мәктәпләрдә белем алу аңа да тәтеми. Олылар белән бергә кырда, урман кисүдә катнаша, тимер юл төзүгә үз өлешен кертә.

   -Сугыш башланганда миңа 16 яшь  иде. Бик авыр сугыш елларын уздык, бүгенге буынга шуларны күрергә язмасын, -дип тели ул.

       Сәлимә апа сугышта йөреп кайткан Гәрәй исемле егет белән тормыш кора, алты балага гомер бирәләр алар. Кызганыч, бүген берсе исән түгел, Гәрәен җирләгәнгә дә байтак еллар узган аның. Шулай да ул  нәсел дәвамчыларына  бик бай. 10 онык, 15 оныкчык һәм балалар туган нигезгә бәйрәмгә җыелган кебек кайталар.

       Гомере буе колхозда хезмәт куйган тыл һәм хезмәт ветеранын авылда да бик хөрмәт итәләр. Бәйрәме белән котларга аны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм авыл җирлеге башлыгы Әнсар Хәкимов килде. Юбилярга РФ Президенты котлавын һәм район башлыгы бүләген җиткерделәр. Сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International