Минзәлә шәһәрендә яшәүче Надежда Александр кызы Сушкова үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Юбилей тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова катнашты. Алар Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район җитәкчелеге исеменнән бүләк тапшырдылар.
Күп кенә коллективлар, мәктәп укытучылары һәм укучылар бу игелекле эшкә теләп кушылдылар. Ә район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге шушы көндә яңа традициягә нигез салды: никахларын тантаналы төстә теркәгән яшь парлар, ел фасылы мөмкинлек бирсә, монан соң үзәк паркта агач утыртачак. Моны беренче булып Базарлы Матактан Айрат һәм Алсинә Галиевлар эшләде: алар тормышларының иң бәхетле көне истәлеге итеп, паркның бер почмагында миләш утырттылар. Икенче төп миләшне аларның әти-әниләре утыртып куйды. Нәфис, "нечкә күңелле" агач ул миләш, яшьләргә бәхәтле гаилә тормышы теләсен.
Радиотыңлаучылар Алексей Иванович һәм Наталья Васильевна Чернышевлар гаиләсе белән таныштылар. Ярты гасыр алар бергә, балаларына һәм оныкларына алар үзләренең мавыгуларын, тормыш тәҗрибәсен һәм профессияләрен тапшыралар. Гаилә башлыгына 22 октябрьдә 90 яшь тула. Гаилә ветераннары тормыш башлагач, беренче елда нинди сынаулар килеп чыгу ихтималы турында, гаиләне саклап кала белүнең серләре турында күп мисаллар китерделәр. Эфир вакыты үтеп китүен сизми дә калдылар. Эфир вакытында берничә смс килде, шундый гаҗәп пар белән таныштыру мөмкинлеге өчен рәхмәт сүзләре иде анда.
2 нче октябрь көнне, бөтендөнья автомобилләрсез көнен билгеләп үтү уңаеннан 100 дән артык менделеевлы велосипед парадында катнашты.
Бүген 2015 елның 2 октябрь Елмаю көнендә Мамадыш муниципаль районы ГХАТ бүлегенә яңа туган кызын теркәргә Шахтин Павел Алексеевич килде.Шахтиннар күп балалы гаилә, алар 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Ә бүген инде озак көткән дүртенче балалары - кызларының тууына шатланып туя алмыйлар. Кызларына ягымлы Вера исеме бирделәр, татарчага тәрҗем иткәндә Өметне аңлата.
“Өлкәннәр көне” уңаеннан барлык авыл җирлекләрендә, оешма-предприятиеләрдә өлкәннәрне тәбрикләү, хөрмәтләү тантаналары үтте. Тормыш, хезмәт тәҗрибәләре белән бүлешеп, акыллы, зирәк киңәшләре белән ярдәм итеп яшәүче абый-апаларыбыз, әби-бабаларыбызга бу көнне аеруча игътибар, ихтирам күрсәтергә тырышабыз. Мул табыннар артына җыелып, өлкәннәребез бер-берсе белән күрешә, аралаша. Җырлы-моңлы мондый очрашулар киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы белән яшәргә көч өсти, диләр алар үзләре дә.
Хәзерге вакытта шәһәрдә “Яшел дулкын” экология акциясе киң колачлап үткәрелә. Аның кысаларында атна саен Түбән Каманы яшелләндерү буенча өмәләр оештырырга планнаштырыла. Төрле оешма һәм предприятие эшчеләре ярдәмендә барлыгы 17 мең төптән артык агач утыртылырга тиеш. Хәер, Түбән Каманы яшелләндерүдә теләге булган һәркем катнаша ала.