Менделеевлылыр велосипедка утырдылар

2015 елның 2 октябре, җомга

2 нче октябрь көнне,  бөтендөнья автомобилләрсез көнен билгеләп үтү уңаеннан 100 дән артык менделеевлы велосипед парадында катнашты.

Чарада катнашучы , сәламәт яшәү рәвешен  алып баручы учреждение һәм  оешма эшчеләрен, мәктәп укытучыларын, балалар бакчасы эшчеләрен, балаларны котлаганннан соң, район башлыгы Валерий Чершинцев та   аларга кушылды. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә үзләренең балалары белән берлектә бу чарадан читтә калмадылар.

Соңгы елларда Менделеевск шәһәрендә  скандинавия йөреше белән шөгыльләнүчеләр арта бара. Бу бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр арасында популяр. Велосипедистлар артыннан  алар да юлга кузгалды.

 Бәйрәм  Яр Чаллы шәһәре спортчыларының маунтинбайк буенча чыгышлары белән тамамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International