Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре “Яшел дулкын” экология акциясендә катнаштылар

2015 елның 2 октябре, җомга

Хәзерге вакытта шәһәрдә “Яшел дулкын” экология акциясе киң колачлап үткәрелә. Аның кысаларында атна саен Түбән Каманы яшелләндерү буенча  өмәләр оештырырга планнаштырыла. Төрле оешма һәм предприятие эшчеләре ярдәмендә барлыгы 17 мең төптән артык агач утыртылырга тиеш. Хәер, Түбән Каманы яшелләндерүдә теләге булган һәркем катнаша ала.

1 нче октябрь көнне каланы ямьләндерүдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре катнаштылар. Тырма, көрәк тотып алар күтәренке кәефтә агач утырттылар. Ләкин, бу – эшнең башы гына. Алга таба ГХАТ идарәсе белгечләре үз каеннарын карап үстерергә тиеш булалар. Шуңа күрә алар агачларның һәрберсен ГХАТ тамгасы төшкән тасмалар белән бизәделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International