Сарман районында “Өлкәннәр көне”

2015 елның 2 октябре, җомга

“Өлкәннәр көне” уңаеннан барлык авыл җирлекләрендә, оешма-предприятиеләрдә өлкәннәрне тәбрикләү, хөрмәтләү тантаналары үтте. Тормыш, хезмәт тәҗрибәләре белән бүлешеп, акыллы, зирәк киңәшләре белән ярдәм итеп яшәүче абый-апаларыбыз, әби-бабаларыбызга бу көнне аеруча игътибар, ихтирам күрсәтергә тырышабыз. Мул табыннар артына җыелып, өлкәннәребез бер-берсе белән күрешә, аралаша. Җырлы-моңлы мондый очрашулар киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы белән яшәргә көч өсти, диләр алар үзләре дә.  

ГХАТ хезмәткәрләре үзләренең ветераны, остазы, озак еллар бүлек җитәкчесе булып эшләгән Светлана Касимовна Гарипованы өлкәннәр көне уңаеннан котладылар. Аңа сәламәтлек, җан тынычлыгы күңел көрлеге, ешрак очрашуларны теләп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International