Күп кенә коллективлар, мәктәп укытучылары һәм укучылар бу игелекле эшкә теләп кушылдылар. Ә район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге шушы көндә яңа традициягә нигез салды: никахларын тантаналы төстә теркәгән яшь парлар, ел фасылы мөмкинлек бирсә, монан соң үзәк паркта агач утыртачак. Моны беренче булып Базарлы Матактан Айрат һәм Алсинә Галиевлар эшләде: алар тормышларының иң бәхетле көне истәлеге итеп, паркның бер почмагында миләш утырттылар. Икенче төп миләшне аларның әти-әниләре утыртып куйды. Нәфис, "нечкә күңелле" агач ул миләш, яшьләргә бәхәтле гаилә тормышы теләсен.