Минзәлә шәһәрендә яшәүче Надежда Александр кызы Сушкова үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Юбилей тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, ГХАТ бүлеге мөдире Анна Куприянова катнашты. Алар Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район җитәкчелеге исеменнән бүләк тапшырдылар.
Надежда Александр кызы үзенең гомерен балаларга белем бирүгә багышлый тарих белеме укытучысы булып эшли . Ул чор кешеләренә ниләр генә күрергә туры килмәгән. Шуңа да карамастан Надежда апа киң куңелле, ачык йөзле һәм кешеләргә карата игътибарлылыгын югалтмаган.