Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсендә түгәрәк өстәл үткәрү хакында

2015 елның 2 октябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсендә гаиләләргә консультатив һәм психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча, гаиләдә уңай климат булдыру буенча тәҗрибә уртаклашу максатыннан түгәрәк өстәл узды.

Утырышта
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Рафаилевна Шәвәлиева, Ульяновск өлкәсе Губернаторы администрациясенең гаилә һәм демографик сәясәт буенча идарә башлыгы Ольга Владимировна Желтова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Ивановна Абдреева, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең татар энциклопедиясе һәм регионнарны өйрәнү буенча институтның Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Флюра Амировна Ильдарханова, АНО ""УМАЙ" Идел буе гаилә академиясе" генераль директоры Татьяна Ивановна Леонтьева, социаль хезмәт күрсәтү методологиясе бүлеге башлыгы Анжелика Андреевна Валеева, ТР Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча сектор мөдире Наталья Николаевна Фархуллина, "Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә республика мәгълүмат-методика үзәге" дәүләт казна социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе бүлекчә мөдире Ирэна Владимировна Боброва катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International