ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2015 ел
җомга

Халыкара өлкәннәр көнендә Чистай муниципаль районының ЗАГС бүлегендә традиция буенча чәй өстәле артында ветераннарны хөрмәтләү булды. Егерме елдан артык ЗАГС органнарында эшләгән Н. М. Лоханова һәм Р.Р. Галимова яшь белгечләр белән эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, аларга күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерделәр.

2015 елның 2 октяберендә картлар декада көне уңаеннан буләкләр һәм чәчкәләр белән ГХАТ бүлеге эшчеләре Әгерҗенең һәм Әгерҗе районының баш архивариусын –Галиева Зульфия Зиннур кызын тәбрикләделәр. Ул 38 ел архивта эшләде. Бүгенге көндә лаеклы ялда. Тырмыш иптәше белән бергә кырык ел яшиләр. Ике акыллы малай устереп, хәзер оныклырын тәрбиялиләр.

Әлеге зонага кергән авыллардан килгән өлкәннәр мул табын артында кунак булды. Соңыннан алар хөрмәтенә җирле артистлар тарафыннан концерт тәкъдим ителде. Сәрдек авылында гомер итүче Васил һәм Разыя Лотфуллинларга бергә гомер итүләренә 50 ел уңаеннан, бүләк тә тапшырылды. Өлкәннәр яңа ачылган балалар бакчасында һәм “Халыклар дуслыгы” музеенда булды, дип хәбәр итәләр район социаль яклау бүлегеннән.

2 нче октябрь көнне Кама Аланы бистәсенең ГХАТ бүлегендә  ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты тантаналы рәвештә тапшырылды. Шулай, тагын 3 гаилә 453 026 сумны торак шартларын яхшырту, әнинең хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыру, ягъни булачак пенсиясен арттыру, баланы укыту кебек максатларга юнәлтә алачак.

       02 октябрь көнне Ютазы районы  Ташкичү авыл  җирлегендә яшәүче өлкәннәр өчен “Бер очрашу- бер гомер” дип исемләнгән чара үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучыларга чәй өстәле әзерләнде һәм концерт программасы күрсәтелде.
2015 нче елның 02 октябрь көнендә Арча районы ГХАТ бүлеге кысаларында Халыкара олылар көне уңаеннан гаиләләренең Алтын туйларын билгеләп үтүче Хәйнәс һәм Әлфия Вәлиевлар, Ирек һәм Римма Сабировлар һәм Илдар һәм Роза Галиуллинар гаиләләрен тәбрикләү кичәсе узды.

Шулай туры килде, дип белдерде 2 октябрь 2015 елның Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлегендә иң елмаючан пар Лапицкий Сергей Владимир улы һәм Майорова Любовь Владимир кызы язылыштылар. Телибез Лапицких гаиләсенә бәхет һәм иминлек, ә барлык бәхетсезлекләрне елмаеп кичерергә!

Лаеш районы Лаеш шәһәрендә 2015 елның 2 октябрендә 100-нче язылышу теркәлде. Бу бәхетле гаилә Шабрамовлар гаиләсе булды.

1 нче октябрь – халык- ара өлкәннәр көне. Бу көннәрдә һәр кешенең ихтирамы өлкән яшьтәге кешеләргә багышлана, аларга багышлап төрле бәйрәм кичәләре үткәрелә. Шул уңайдан, Минзәлә шәһәрендә үткрелгән бәйрәм кичәсендә, күп кунаклар җыелган иде. Өлкән апа – абыларны котларга район башлыгы А.Салахов, башкарма комитет җитәкчесе И.Шагалиев та килде. Бәйрәмдә катнашкан башка җитәкчеләр дә кунакларны һәм узләренең коллектив кешеләрен котлап үттеләр.

2 октябрьдә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Апас районы пенсионерлар активы  район объектларына экскурсиягә килделәр. Беренчеләрдән булып. Яңа ЗАГС бинасы белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе эшләре белән таныштырды һәм барлык бүлмәләрне курсәтеп чыкты. Соңыннан истәлеккә фото төштеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International