Халыкара өлкәннәр көнендә Чистай муниципаль районының ЗАГС бүлегендә традиция буенча чәй өстәле артында ветераннарны хөрмәтләү булды. Егерме елдан артык ЗАГС органнарында эшләгән Н. М. Лоханова һәм Р.Р. Галимова яшь белгечләр белән эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, аларга күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерделәр.
ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова - Реутина гражданнар хәле актларының дәүләт теркәве өлкәсендәге яңалыклары, электрон хезмәтләр күрсәтү хакында сөйләде. ЗАГС бүлеге ветераннарын бәйрәм белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек теләде, бүләкләр тапшырды.