2 нче октябрь көнне Кама Аланы бистәсенең ГХАТ бүлегендә ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты тантаналы рәвештә тапшырылды. Шулай, тагын 3 гаилә 453 026 сумны торак шартларын яхшырту, әнинең хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыру, ягъни булачак пенсиясен арттыру, баланы укыту кебек максатларга юнәлтә алачак.
Сертификатка ия булучы бәхетле аналар: Надежда Песнева, Екатерина Кабанова һәм Юлия Буканина. Һәр әни инде берәр кыз тәрбияли. Надежда һәм Екатеринага язмыш тагын кызлар бүләк итә. Ә менә Буканиннар гаиләсендә игезәк малайлар - Матвей һәм Никита дөньяга аваз сала.
Ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатларын тантаналы рәвештә Түбән Кама шәһәре һәм районының Пенсия фонды идарәсе социаль түләүләр бүлегенең баш белгече Лилия Кәримова тапшырды. Кама Аланы бистәсенең ГХАТ идарәсе начальнигы Әлфия Хаппанова бәхетле аналарга җылы котлау сүзләрен ирештерде.