ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2015 ел
якшәмбе
Өлкәннәр көненә багышлап, 2015 нче елның 1 октябрь көнендә Саба муниципаль районында 50 ел тигезлектә гомер кичергән парларның “алтын” никахлары теркәлде. Бу чара Байлар Сабасының «Ильвина» ресторанында булып узды. Чара тантаналы рәвештә, парларны теркәү белән башланып китте. Соңрак өлкән парларны табын һәм бүләкләр көтә иде.

3
октябрь, 2015 ел
шимбә

3 нчы октябрь, шимбә көнне, “Татарстан кроссы- 2015” кысаларында спорт чарасы үткәрелде. Менделеевск районы һәм шәһәренең җиде йөздән артык кешесе – укучылыр, предприятие, учреждение һәм оешма вәкилләре- йөгерү юлына чыктылар. Район һәм шәһәр башлыгы Валерий Чершинцев маасакүләм йөгерештә катнашучылырны сәламләде.

2015 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе хезмәткәрләре Республикада табигатьне саклау максаты белән оештырылган "Урман утырту көне" акциясендә актив катнаштылар.

     Өлкәннәр көне – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, остазларыбыз  һәм укытучыларыбызның зур бәйрәме.

     Бу көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре әлеге өлкәдә дистәләрчә еллар хезмәт иткән өлкәннәрен һәм ветераннарын өйләренә барып бәйрәм белән тәбрикләделәр.

Шундый чараларгың тагын берсе –Вера, Надежда, Любовь һәм аларның әниләре София көне уңаеннан Мәлки авылы күп функцияле үзәктә үткәрелде.

Әлеге эчтәлекле чарада әти-әниләр балалары белән бергә катнашты.

2 октябрь көнне сәгать 13.00 дә Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә бу елның 600 нче никахы теркәлде. Яңа өйләнешкән Алексей белән Ларисага бәхетле һәм озын гомерле гаилә тормышы телибез. Әлеге көн турында истәлек итеп бүлек хезмәткәрләре кияү белән кәләшкә сувенирлар – “Ир” һәм “Хатын” дип язылган медальләр тапшырды.

Бөтенроссия урман утырту көнендә районда чыршы һәм миләш агачлары утыртылды. Әлеге чарада  барлык оешма һәм предприятия җитәкчеләре, шәһәр мәктәбе укучылары, төрле уку йортында укучы студентлар һәм муниципаль хезмәткәрләр катнаштылар.Район Башлыгы Рәмис Сафиуллов әлеге акциядә катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм үзе Дан аллеясына яшь үсентеләр утыртты.

3 октябрь көнне Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә медиатор Радик Аделгәрәев белән очрашу узды. Ул хезмәткәрләргә бәхәсле ситуацияләрне көйләүнең нәтиҗәле ысулы – медиация турында сөйләде. Моның ярдәмендә өченче, нейтраль як – медиатор (арадашчы) аркылы, үзара яхшы бәйләнешне саклап калып, аңлашылмаучанлыкларны чишәргә була. Хәзер теләгән кешеләр медиатор ярдәменнән файдалана ала. Кирәкле барлык мәгълүмат ГХАТ бүлеге хезмәткәрләрендә бар.

          2015 елның 3 октябрендә, халыкара өлкәннәр көне кысаларында, Әлмәт муниципаль района ГХАТ идарәсендә Винокуров Иван Андрей улы һәм Валентина Иван кызының алтын туйларын билгеләү тантанасы үткәрелде.

Сентябрьнең соңгы көнендә 4 кыз бала тууы теркәлде (Аделина, Ева, Юлиана, Азалия). Ә октябрьнең беренче көнендә 2 кыз (Рамина, Яна) туды. Балаларның әти-әниләренә гаиләләренең артуы белән, ә кечкенә принцессаларга сәләмәтлек теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International