50 ел тигезлектә гомер кичергән парларның “алтын” никахлары теркәлде

2015 елның 4 октябре, якшәмбе

Өлкәннәр көненә багышлап, 2015 нче елның 1 октябрь көнендә Саба муниципаль районында 50 ел тигезлектә гомер кичергән парларның “алтын” никахлары теркәлде. Бу чара Байлар Сабасының «Ильвина» ресторанында булып узды. Чара тантаналы рәвештә, парларны теркәү белән башланып китте. Соңрак өлкән парларны табын һәм бүләкләр көтә иде. Шулай ук аларны котларга Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы да килгән иде. 61 ел бергә яшәгән  өлкән пар Коръән китабын алып, аны яшь парга тантаналы рәвештә иң изге теләкләрен теләп тапшырды. Чара күңелле концерт белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International