3 нчы октябрь, шимбә көнне, “Татарстан кроссы- 2015” кысаларында спорт чарасы үткәрелде. Менделеевск районы һәм шәһәренең җиде йөздән артык кешесе – укучылыр, предприятие, учреждение һәм оешма вәкилләре- йөгерү юлына чыктылар. Район һәм шәһәр башлыгы Валерий Чершинцев маасакүләм йөгерештә катнашучылырны сәламләде.
Менделеевск шәһәрендә актив ял итүне кулай күрүче, сәламәт яшәү рәвешен алып баручы кешеләр саны елдан –ел арта бара. Үткәрелгән спорт чараларында һәрвакыт актив катнашучы ЗАГС бүлеге, бу көнне дә чарадан читтә калмады.