Өлкәннәр көне – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, остазларыбыз һәм укытучыларыбызның зур бәйрәме.
Бу көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре әлеге өлкәдә дистәләрчә еллар хезмәт иткән өлкәннәрен һәм ветераннарын өйләренә барып бәйрәм белән тәбрикләделәр.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннары, үрнәк гаилә - Заборников Евладий Кириллович һәм Нина Тимофеевна да игътибардан читтә калмадылар. Аларны ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре бәйрәм саен котларга тырыша.
ГХАТ идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Алсу Ермолаева элекке хезмәттәшләрен Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрикләп, котлау хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ветераннар исә, яшь буынга авыр эшләрендә уңышлар теләп, рәхмәтләр әйттеләр.