Шундый чараларгың тагын берсе –Вера, Надежда, Любовь һәм аларның әниләре София көне уңаеннан Мәлки авылы күп функцияле үзәктә үткәрелде.
Әлеге эчтәлекле чарада әти-әниләр балалары белән бергә катнашты. Кичә барышында гаилә кыйммәтләре төшенчәсенә аңлатма бирелде, кызыклы конкурслар уткәрелде, начар гадәтләрнең кешеләргә китергән зыяны турында фикер алышынды, әти-әниләр бергәләп бәхетле булу серләре белән уртаклашты. Район башкарма комитетының социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рафия Гайнуллина район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырып, һәр йортта өмет, ышаныч, мәхәббәт хәкимлек итүен теләделәр.