Алтын юбилярларны хөрмәтләү

2015 елның 3 октябре, шимбә

          2015 елның 3 октябрендә, халыкара өлкәннәр көне кысаларында, Әлмәт муниципаль района ГХАТ идарәсендә Винокуров Иван Андрей улы һәм Валентина Иван кызының алтын туйларын билгеләү тантанасы үткәрелде.

          Винокуровлар гаиләсе инде менә 50 ел бергә авырлыкларга бирешмичә, кулга-кул тотынышып, бер-беренә карата түземле булып, яратып һәм хөрмәт итеп гомер итәләр.

          Алтын туйлары уңаеннан юбилярлар тантаналы рәвештә Почетлы юбилярлар китабына кулларын куйдылар, беренче вальсларын искә төшерделәр, балалары, оныклары һәм чакырылган кунакларыннан котлаулар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International