Чираттагы гаилә тәрбиясе Әлифбасы дәресе Елантау авылының Мәдәният йортында 6 нчы октябрь көнне үтте. Бу юлы Түбән Кама ГХАТ идарәсе начальнигы Бэлла Махотина белән Кармалы һәм Елантау авылларында белем алучылар очрашты.
2015 елның 9 октябрьдә Яшел Үзән муниципаль районы Татарстан Республикасы ГХАТ булегенен яшь хезмәткәре Гыйсмәтова Айгөл Рөстәм кызының хезмәт эшчәнлегендә беренче тантаналы язылышу булып узды. Аның эшчәнлегендә беренче пар булып Морякин Дмитрий Виктор улы һәм Ильмера Рәис кызы пары булды.
Ирле – хатынлы Лебедев Алексей Михаил улы һәм Нина Иван кызы менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1965 елның 8 октябрь көне корып җибәргәннәр. Лебедевларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча, үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та, алтын кешеләр.
Яр Чаллы шәһәренең Орган залында дәүләт һәм муниципаль өлкәсендә эшләгән ветераннар өчен өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Анда 75 еллык юбилей белән Файзуллина София Исак кызын котладылар!
8 октябрь көнне Балык бистәсе мәдәният йортында алтын юбилярларны тәбрикләү тантанасы булып узды. Бу бәйрәмнең төп кунаклары – еллар аша сынауларны кичеп, бер-берсенә тугъры мәхәббәтләрен саклап, 50 ел бергә гомер кичкән парлар.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2015 нче елның 8 октябрь көнне 21 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе баш белгеч А.Ф. Ульданова, паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина, Автозавод УФМС бүлегенең белгеч-эксперт Р.П. Кузьмина катнаштылар.
“Өлкәннәр көне” декадасы уңаеннан Сарман районында бриллиант һәм алтын туйларын билгеләп үтүче Раян һәм Мөзәянә Илһаметдиновлар, Вәсим һәм Зилә Рәхимовлар, Мөнир һәм Маһинур Ризатдиновлар гаиләләрен район һәм авыл җитәкчелеге котлап узды. Район үсеше өчен куйган фидакарь хезмәтләре, бүгенге көнгәчә ветераннар хәрәкәтендә, районыбыз тормышында актив катнашулары өчен аларга район хакимияте башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.