"Ярты гасыр бергә"

2015 елның 9 октябре, җомга

2015 елның  9 октябре  Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Осиново бистәсендә яшәүче Александр Иван улы һәм Александра Виктор кызы Якимовлар гаиләсе өчен истәлекле көн. Бу көнне алар үзләренең "алтын" юбилейларын билгеләп үттеләр. Ярты гасыр Александр Иван улы һәм Александр Виктор кызы тормыш юлында кулга-кул тотынып, шатлыклы, бәхетле, һәм авыр минутларда да бер-берсенә терәк алар, үзләре белән мәхәббәт, тугрылык һәм хөрмәт янәшәләрендә йөри. Шушы юбилейлары белен Якимовлар гаиләсен Яшел Үзән муниципаль районы Осиново авыл җирлеге башкарма комитеты вәкилләре котлады, аларга рәхмәт хаты белән гаилә кыйммәтен саклап яшәргә теләп, сәламәтлек, бәхет, озын гомер, туганнары һәм якыннары тарафыннан игътибар артып торсын дигән теләктә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International