“Еллар сынавын узган мәхәббәт”. Балык Бистәсендә алтын юбилярларны тәбрикләделәр

2015 елның 9 октябре, җомга

8 октябрь көнне Балык бистәсе мәдәният йортында алтын юбилярларны тәбрикләү тантанасы булып узды. Бу бәйрәмнең төп кунаклары – еллар аша сынауларны кичеп, бер-берсенә тугъры мәхәббәтләрен саклап, 50 ел бергә гомер кичкән парлар.

Алар арасында районыбызның үрнәк гаиләләре: Павел Семен улы ‑ Раиса Анатолий кызы Кузьмичевлар, Алексей Филипп улы ‑ Анна Иван кызы Бухаровлар, Валерий Федор улы ‑ Инна Платон кызы Спиридоновлар.

50 ел гомерне бергә кичеп, тормыш юлында очраган авырлыкларны, сынауларны иңне-иңгә, җанны-җанга бәйләп узу – һәркем өчен олы үрнәк. Аларның гаилә учагы еллар узган саен дөрләп янган. Матур гаиләдә инде бүген балалар гына түгел, оныклар, оныкчыклар тәгәрәшеп үсә.

Юбилярларны тәбрикләү өчен Балык бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рашат Хабреевич Хабибуллин, Пенсия фонды җитәкчесе Минзия Усмановна Валеева һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе Лилия Венеровна Каримуллина килделәр. Ихластан соклану һәм хөрмәт сүзләрен җиткереп истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Бәйрәм азагында матур парларга салмак бию игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International