9 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы белән берлектә “Шәҗәрә – безнең тамырлар” дип исемләнгән гаять тә бай тарихлы, киң кырлы чара үткәрелде. Бирегә әлеге чарада катнашу өчен Татарстан Республикасы районнарыннан гына түгел, ә чиктәш өлкәләрдән, башка республикалардан да вәкилләр килде. Шәҗәрә бәйрәмен үткәрү теләге моннан 11 ай элек Бөрбашта үткәрелгән “Милли рухлы гаилә учагының син асыл зат– гаилә тоткасы” дигән чарада телгә алынган иде. Ул вакытта Кадрия Идрисова: “Балтач төбәгендә шәҗәрә бәйрәмен үткәрү өчен барлык шартлар да бар. Биредә милли тәрбия, гореф-гадәт, йолалар күбрәк сакланып калган...”, – дип чыгыш ясаган иде. Шушы көннән соң район җирлегендә гаиләләр белән берлектә иҗади эзләнүле эшләр башланып китте. Ата-бабаларны барлау, үз нәселеңнең тамырларын эзләү эшенә иң беренчеләрдән булып мәктәп укучылары җәлеп ителде.Бүген кунакларны район мәдәният бүлегендә каршы алдылар. Алар биредә “Һәрбер эшне сәнгать итеп күргән якташларыбыз ямьли дөньяны” дигән һөнәрчеләребез эшләгән күргәзмә-ярминкә белән таныштылар. Шулай ук
Әлеге чарада Балтачның иң күп балалы гаиләсе — Пыжмара авылыннан 15 балалалы Мөхәрләмовларның 3 нче улларының туе туры килде.Рамил үзенең сөйгәне Зөһрә белән семинарга килгән күпме кунак, күпме мәгълүмат чаралары каршында язылышты. Аның барлык туганнары, ЗАГСка чакырулы кунаклар да әлеге истәлекле мизгелнең шаһитлары булды. Бу чын дәрәҗәсендә район тарихында бердәнбер шундый шартларда язылышкан пар. 14 бертуганы булган кияүне һәр атна саен очратып булмый.