Чираттагы гаилә тәрбиясе Әлифбасы дәресе Елантау авылының Мәдәният йортында 6 нчы октябрь көнне үтте. Бу юлы Түбән Кама ГХАТ идарәсе начальнигы Бэлла Махотина белән Кармалы һәм Елантау авылларында белем алучылар очрашты.
Бэлла Махотина яшүсмерләрне идарә эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырды. ГХАТ ул – купшы туйлар үткәрү бинасы гына түгел, ә беренче чиратта - гаилә институтын ныгыту һәм гаилә кыйммәтләрен саклау урыны икәнлеген аңлатты.
Укучылар кызыксынучан булып чыктылар. Практик биремне алар зур кызыксыну белән үтәделәр. Егет һәм кызлар бер авырлыксыз идеаль гаилә моделен төзеделәр. Алар фикеренчә, ул мәхәббәт һәм үзара аңлашуга нигезләнә.
Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау буенча гадәти булмаган дәрес сизелми дә үтеп китте. Укучылар ГХАТ идарәсе начальнигы Бэлла Махотинага кызыклы очрашу өчен рәхмәт әйтеп, мондый дәресләр даимигә әйләнсен иде дигән теләктә калдылар.