Ирле – хатынлы Лебедев Алексей Михаил улы һәм Нина Иван кызы менә инде 50 ел кулга – кул бирешеп тормыш буенча бергә атлыйлар. Алар гаиләләрен 1965 елның 8 октябрь көне корып җибәргәннәр. Лебедевларның гаиләләрендә уртак узган еллары – чын байлык. Алар бер – берсен яраткан һәм хөрмәт иткән, очраган борчуларга һәм мәшәкатьләргә карамыйча, үз мәхәббәтләрен һәм тугрылыкларын бүгенге көнгә кадәр саклаган, чынлап та, алтын кешеләр.
Уртак тормышларының 50 еллыгына багышлап, ирле – хатынлы Лебедевларның исемнәре “Районның хөрмәтле юбилярлар” китабына кертелде, алар шул китапка кулларын куйдылар. ЗАГС булеге җитәкчесе юбилярларга сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләп, Югары Ослан муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.