2015 елның 1 октябреннән, Өлкәннәр көненен бәйрәм итү кысаларында, Яшел узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә "алтын" юбилярларны хөрмәтләү булып узды. Бу вакыйганы Ситдиков Рәшит Муртаза улы һәм Мәрьям Сафиулла кызы гаиләсенд билгеләп үттеләр, бергә алар менә инде 50 ел тормыш итәләр.
Тантаналы мизгел вакытында алар узләренен яшь чакларын, кулга-кул тотынышып ГХАТ булегене залына адым ясаганнарын искә тошерделәр. Ярты гасыр элек кебек, Мендельсон вальсы тавышлары астында алар балдаклар белән алмаштылар һәм Мактаулы юбилэрлар китабында излэренен имзаларын куйдылар.
Рәшит Муртазинович һәм Мәрьям Сафиулловна берничэ суз узлэре турында сөйләделәр, гаилэне саклап калу серлэре белэн уртаклаштылар.
Аларны "алтын" юбилейлары белэн котларга иң якын һәм туган кешеләр килделэр, аларга үз мәхәббәтлэрен, ихтирам һәм шат булуларын белдерделэр, нык сәламәтлек һәм озын гомер телэделэр. Соңыннан, Яшел Үзән муниципаль районы ГХАТ бүлегендә начальнигы Яковлева М. Н. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгынын рэхмэт хатын һәм чәчәк бәйләме бүләк итте.