Бу елның 8 октябрендә ЗАГС бүлегендә хәзер эшләүче секретарьлар белән берлектә пенсиягә китүче өлкәннәр белән очрашу үткәрелде. Җылы эчтәлекле очрашу барышында өлкән апалар үзләренең кызыклы вакыйгаларын сөйләделәр, эш тәҗрибәләре белән бүлештеләр. Соңыннан концерт номерларын карап, чәйләр эчтеләр. Истәлеккә диеп фотога төштеләр. Тагын шулай очрашулар насыйп булсын дигән теләктә калып, өйләренә таралыштылар.
2015 елның 08 нчы октябрендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 45 ел бергә гомер иткән Әхмәтҗановлар Наил Шаех улы белән Фәния Азат кызын һәм Усмановлар Әлфәт Назмий улы белән Нурания Камал кызын тантанлы рәвештә хөрмәтләү тантанасы үтте.
Халыкара өлкәннәр көнендә Түбән Кама муниципаль районы авыл хуҗалыгы башлыклары һәм сәркатипләре олы яшьтәгеләрне бәйрәм белән тәбрикләделәр.
7 октябрьдә Өлкәннәр бәйрәме уңаеннан Менделеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге яңартылган бинасында авыл ќирлекләре башкарма комитетлары секретарьләрен чәй табыны артына ќыйды. Чарага озак еллар буена бүлек начальнигы булып эшләгән Г.А.Заһретдинова чакырылды. ЗАГС бүлеге начальнигы Ф.В.Козырева эшләүче пенсионерлар һәм Г.А.Заһретдинова адресына котлау сүзләре юллады һәм бүләкләр тапшырды. Шул ук көнне сентябрь айларында туганнар да тәбрикләү алдылар. Чара бәйрәм табыны артында күңелле аралашу мизгелләре белән дәвам итте.
Россиядә Сәнгать елы уңаеннан 2015 елның 1 октябрендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлеге Татарстан Республикасы музее белән берлектә алтын юбилейларын уздыручы 5 пар өчен бәйрәм программасы оештырды.
2015 елның 7 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 107 Чаллы гаиләсе алды.
Монда Лениногорск районының олы яшьтәге кешеләре өчен төрле кичәләр, очрашулар һәм концерт программалары каралган иде. Ә инде кичәләргә килә алмаган өлкән азык-төлек җыелмасы өйләренә барып тапшырдылар.
2015 елның 07 октябрь көнендә өлкәннәр көне уңаеннан Балтач район ветераннар Советы рәисе Р.А.Абдуллин, Балтач ГХАТ бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова, Смәел авыл җирлеге башлыгы Р.Н.Йосыпов Смәел авылында матур итеп гомер итүче Хуҗин Нәкыйп абый - Гөлҗиһан апа һәм Габдрахманов Гарифулла абый-Фәүзия апа гаиләләрен бриллиант туйлары белән котладылар. Бу ике күркәм гаилә дә районда үрнәк гаиләләр.60 ел иңгә-иң куеп, акыллы балалар тәрбияләп үстергән, тормыш юлларын намус хезмәт юлы белән үткән бу ике гаилә һәрбер кеше өчен өлге булып тора. Юбилярларга район башлыгы исеменнән җылы котлаулар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.