Бүген Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре Илдус һәм Зөлфия Фәйзрахмановлар гаиләсен юбилей белән котладылар. Кызлары Зөһрә, уллары Искәндәр, оныклары һәм килгән кунаклар өчен идарә белгечләре котлау кичәсе уздырдылар. Яр Чаллы шәһәре башлыгы Н.Г.Мәһдиев исеменнән котлау хаты, фотопортрет һәм киләсе гаилә юбилеена чакыру тапшырдылар.
2015 елның 2 октябре көнне Яр Чаллы дәуләт драма театры үзенең яңа сезонын ачты. А.П.Чехов пьесасы буенча “Дядя Ваня” спектаклен. Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре дә кызыксынын карадылар.
2015 нче елның 5 октябрендә район Башлыгы Рәмис Сафиуллов ана (гаилә) капиталына 1000 нче сертификатны Тәтеш районы Урюм авылында яшәүче Трифоновлар гаиләсенә тапшырды.
6 октябрь көнне район делегациясе Мөслим районы Мәллә-Тамак авылында гомер итүче Гайнетдинова Зәйнәп Әюп кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Бүген бик күпләр бәйрәмгә гадәти булмаган үзенчәлекле бүләк ясарга, үзенә бер төрле туй ясарга, шул рәвешле башкалардан аерылырга омтыла. Күптән түгел шәһәребезнең бер урамында яшь пар Динара һәм Артемны котлап “Туй көне белән!” дигән плакат пәйда булды.
Бөгелмә шәһәре гаилә хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге котлауга кушыла һәм яшьләргә озын гомерле гаилә тормышы тели!
Бу көннәрдә җәмгыятебезнең күркәм кешеләре – өлкәннәр тарафына күп төрле җылы сүзләр әйтелә, игътибар күрсәтелә. Өлкәннәр исә үзләре дә кечкенә генә бер гамәлгә дә чын күңелдән шат була беләләр. Чөнки алар өчен шушы бер игътибарның булуы җитә, иң мөһиме–аларның үзләрен ялгыз итеп тоймаулары.
6 октябрьдә Апас районында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан район мәдәният йортында традицион шашка һәм шахматлар ярышы үткәрелде. Социаль яклау бүлеге, ЗАГС бүлеге һәм Апас мәктәбе коллективлары катнашучыларны җылы каршы алдылар, чәйләр тәкъдим иттеләр. Районның яшьләр бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин җиңүчеләргә диплом-грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Ел саен районыбызның “”Дельфин” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында өлкәннәр декадасы кысаларында төркем ярышы.