6 октябрь көнне район делегациясе Мөслим районы Мәллә-Тамак авылында гомер итүче Гайнетдинова Зәйнәп Әюп кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Районда традиция буларак урнашкан гадәт буенча, Зәйнәп ханымны тәбрикләргә олы делегация җыелды – район Советы, ветераннар Советы һәм җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Зәйнәп ханымга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.