Бу көннәрдә җәмгыятебезнең күркәм кешеләре – өлкәннәр тарафына күп төрле җылы сүзләр әйтелә, игътибар күрсәтелә. Өлкәннәр исә үзләре дә кечкенә генә бер гамәлгә дә чын күңелдән шат була беләләр. Чөнки алар өчен шушы бер игътибарның булуы җитә, иң мөһиме–аларның үзләрен ялгыз итеп тоймаулары.
Район күләмендә дә Өлкәннәр декадасы уңаеннан күп төрле чаралар үткәрелү планлаштырылды һәм аларны тормышка ашыруда зур көч сарыф ителде.
Шундыйларнын берсе, Кышкар авылында узды. Авыл җирлеге акчалата ярдәм күрсәтте, авыл яшьләре күмәкләшеп авылның күрке булган “Газиз” чишмәсен реконструкцияләделәр. Мәдәният хезмәткәрләре татар халкының йолаларын кертеп бик матур бәйрәм программасы әзерләгән. Бар җыелган халык рәхәтләнеп ял итте, бәйрәм тәмамлангач олыларны пылау, коймак, чәй белән сыйладылар һәм клубка бәйрәм концертына чакырдылар.
Олылар көне уңаеннан уздырылган чаралар максаты котлау һәм тәбрикләү генә түгел, бу яшь буынга тәрбияви чара булып та тора. Яңа Кишет авыл җирлегендә уздырылган бу чара һишчиксез, зур әһәмияткә ия булган, төрле буын вәкилләрен бер урынга җыйган, берләштергән, борынгы йолаларны үсеп килүче буынга күрсәткән тәрбияви чара булды.
Илебез буенча октябрь аенда-Өлкәннәр көне үткәрелә.Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар,искә алулар бара.Өлкән кешеләребез безнең әти-әниләребез,әби-бабаларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән,гомерләре буе хезмәттә кайнаган,сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга,хөрмәткә лаек.Бу айда гына түгел,без өлкәннәргә игътибар итеп,хөрмәт күрсәтергә,рәхмәтләребезне әйтергә тиешбез.