2015 нче елның 5 октябрендә район Башлыгы Рәмис Сафиуллов ана (гаилә) капиталына 1000 нче сертификатны Тәтеш районы Урюм авылында яшәүче Трифоновлар гаиләсенә тапшырды.
Җылы сүзләр, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр белән төп документ – 453026 сумлык сертификат зур рәхмәтләр әйтеп кабул ителде.
Әти-әниләре әйтүе буенча, әлеге сумма гаилә бюджетына шактый зур кертем. “Акчаны торак шартларын яхшыртыр өчен тотарга уйлыйбыз, хәзер безнең гаиләбездә ике кыз бала, аларга уйнар һәм дәрес хәзерләр өчен шартлар тудырырга кирәк,”- диде әтиләре Юрий.