Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә исем кушу тантанасы булып узды

2015 елның 6 октябре, сишәмбе

Исем кушу тантанасы Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә 2015 нче елның 2 нче октябрендә үтте. Гәрәевлар нәселен дәвам итүче Артурның тууын зур түземсезлек белән әти-әнисе генә түгел, әби-бабалары һәм аеруча апасы көткән. Исем кушу тантанасы барышында Артур Рәсәй  Федерациясенең гражданины  булып игълан ителде. Ә аның әти-әнисе Айрат белән  Лилиягә сабыйның беренче  документы -  туу турындагы  таныклык һәм «Түбән Кама – яшьлек шәһәрендә туучыга  истәлекле таныклык» тапшырылды. Артур шәһәрдәшләрнең күркәм гадәтләрен һәм игелекле әшләрен дәвам итүче булыр, дигән ышаныч белдерде ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре.

 Лилия Вил кызы күп еллар буе Түбән Кама районы администрациясендә хисапчы булып эшләгән. Шуңа күрә ГХАТ идарәсе белгечләренә Гәрәевларны шатлыклы вакыйга белән тәбрикләү аеруча сөенечле иде. ГХАТ идарәсе начальнигы Бэлла Махотина Айрат белән Лилиягә котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International