Бүген бик күпләр бәйрәмгә гадәти булмаган үзенчәлекле бүләк ясарга, үзенә бер төрле туй ясарга, шул рәвешле башкалардан аерылырга омтыла. Күптән түгел шәһәребезнең бер урамында яшь пар Динара һәм Артемны котлап “Туй көне белән!” дигән плакат пәйда булды.
Бөгелмә шәһәре гаилә хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре дә әлеге котлауга кушыла һәм яшьләргә озын гомерле гаилә тормышы тели!