2015 елның 07 октябрь көнендә өлкәннәр көне уңаеннан Балтач район ветераннар Советы рәисе Р.А.Абдуллин, Балтач ГХАТ бүлеге мөдире З.Р.Әхмәтханова, Смәел авыл җирлеге башлыгы Р.Н.Йосыпов Смәел авылында матур итеп гомер итүче Хуҗин Нәкыйп абый - Гөлҗиһан апа һәм Габдрахманов Гарифулла абый-Фәүзия апа гаиләләрен бриллиант туйлары белән котладылар. Бу ике күркәм гаилә дә районда үрнәк гаиләләр.60 ел иңгә-иң куеп, акыллы балалар тәрбияләп үстергән, тормыш юлларын намус хезмәт юлы белән үткән бу ике гаилә һәрбер кеше өчен өлге булып тора. Юбилярларга район башлыгы исеменнән җылы котлаулар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.