2015 нче елның 4 нче октябрь көнендә Саба районы мәдәният йортында «Күркәм гаилә 2015» бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең максаты һәм бурычлары итеп, авыл җирлекләрендә гомер итүче яшь, матур гаиләләрне барлау, аларны Республикага таныту, ныклы никах җепләре идеясын алга сору, гаиләдәге әхлакый кыйммәтләр, буыннан буынга күчкән гореф-гадәтләр һәм уңышлы бала тәрбияләү серләре. Бәйгедә 18 гаилә катнашты. Шулар арасыннан Гран-прига Тимершык авылыннан Хантимеровлар гаиләсе лаек булды. 1 нче урын-Шекше авылыннан Амировларга, 2 нче урын-Явлаштау авылыннан Ахметовларга, 3 нче урын Сабадан Нуриевлар һәм Нырты авылыннан Сафаргалиевлар гаиләләренә бирелде. Чара бәйгедә катнашучыларга һәм тамашачыларга бик ошады.