Россиядә Сәнгать елы уңаеннан 2015 елның 1 октябрендә Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлеге Татарстан Республикасы музее белән берлектә алтын юбилейларын уздыручы 5 пар өчен бәйрәм программасы оештырды.
Юбилярларга «Татар халык иҗатында алтын куллы хезмәткәрләр» исемле күргәзмә күрсәтелде. Алар Татар халыкның ювелир, агач әшкәртү сәнгате белән таныштылар. Юбилярлар үзләренең исемнәрен гарәп телендә язып карадылар, исемнәренең мәгънәсен белделәр.
Юбилярлар исеменә котлау сүзләре яңгырады, тантаналы рәвештә Казан шәһәре Мэры исеменнән котлау адресы һәм акчалата бүләк тапшырылды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Чернышевлар гаиләсе үзләре язган 3 китап турында сөйләделәр. Кунаклар бәйрәмнән бик кәнагать булдыдар, рәхмәт сүзләре әйттеләр.
Мондый якты язмышлы гаиләләр яшь гаиләләр өчен һәрчак үрнәк булып торсын.