ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
 2015 елның октябрь ае Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районында шәһәр һәм районны санитар чистарту, төзекләндерү, ягъни “шимбә өмәсе” игълан ителде. 

Әтнә муниципаль районында октябрь аенда һәр авыл җирлегендә дә өлкәннәр көне уңаеннан чаралар булып узды. Чараларны оештыруда сәнгать, авыл җирлеге, оешмалар, ЗАГС бүлеге вәкилләре катнашты. Килгән кунакларга   бүләкләр тапшырылды.

Районыбызда  уңган, булган,  матур, ишле, күп балалы гаиләләребез бар безнең. Куныр авылында гомер итүче, 60 елдан артык кулга-кул тотынып яшәүче Нурмөхәммәт абый  белән Мәрхәбә апа  Вахитовлар гаиләсе районда үрнәк гаиләләребезнең берсе. 

11
октябрь, 2015 ел
якшәмбе

    2015 елның 09 октябрендә Мамадыш районының Балалар сәнгать мәктәбендә Хатын-кызлар клубының беренче утырышы булды.


10
октябрь, 2015 ел
шимбә
Юрий улы Николай абый белән Анатолий кызы Ольга апа гаиләсендә бар да булгандыр: шатлыгы да, кайгысы да, кыен булган вакытлар да аз булмагандыр. Олы бәйрәмнәре белән котлап кунаклар килгән иде. Юбилярлар килгән кунаклар һәм ГХАТ бүлеге белгече тарафыннан күп җылы һәм мактау сүзләре ишеттеләр.

9 октябрь көнне район мәдәният йортында “Өченче буын Университеты” программасы нигезендә укуларның ачылу тантанасы булды.

10 октябрьдан башлап эшләү тәртибе:

Баланың тууын теркәү, баланың әтисен билгеләү, аерышу турында гариза алу (гаиләдә балигъ булмаган балалар булмаган очракта) дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең күп функцияле центрында: Гагарин урамы, 103 йорт, тел. 5605171.

2015 елның 10 октябрь аенда  Красный  Бор авыл җирлеге башлыгы Лазарев А.Н. авылның иң өлкән, акыл  ияләре  һәм зур  хөрмәткә лаек булган өлкәннәрне чакырып, чәй табыны оштырды. Өстәл арты-чәй табыны артында өлкәннәргә багышлап котлаулар, матур  җырлар яңгырады. Кунаклар бер-берсе белән матур әңгәмәләр корыдылар,сөйләшеп утырдылар.


9
октябрь, 2015 ел
җомга
Петр Николай улы һәм Елизавета Петр кызы Овчинниковлар бергә 60 ел гомер итүләрен үткәреп җибәрделәр

      Мәктәпләр һәм балалар бакчасында “Әтиләр клубы” оештыру планлаштырыла.  Кичә 2№ шәһәр лицеенда шуның буенча киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина чыгыш ясадылар.     


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International