Мәктәпләр һәм балалар бакчасында “Әтиләр клубы” оештыру планлаштырыла. Кичә 2№ шәһәр лицеенда шуның буенча киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина чыгыш ясадылар.
Бу проектның булдыруы хәзерге заманда балаларга ир кеше ягынна илтифат җитмәве белән бәйләнгән. Аннан тыш, тулы булмаган гаиләләр дә бар, балларны ялгыз әниләр тәрбияли. Бу хәлне үзгәртер өчен клуб әгъзалары буш вакытларын балалар белән бергә уздырачаклар, балыкка йөриячәкләр, спорт белән шөгыльләнәчәкләр.