2015 елның бишенче октябрендә Петр Николай улы һәм Елизавета Петр кызы Овчинниковлар бергә 60 ел гомер итүләрен үткәреп җибәрделәр.Шушы бәйрәмнәре белән аларны туганнары һәм Боерган җирле үзидарә авыл советы белгечләре тәбрикләделәр. Аларга исәнлек, озын гомер теләделәр.