2015 елның 09 октябрендә Мамадыш районының Балалар сәнгать мәктәбендә Хатын-кызлар клубының беренче утырышы булды.
Хатын-кызлар клубы – ирекле җәмгыять,клубка кешеләргә битараф булмаган хатын-кызлар керә.
Клубның эшчәнлегенең төп юнәлеше уңышлы булмаган гаиләләр белән эш алып бару, әхлаклык һәм рухи яктан баету.
Хатын-кызлар клубын 3 нче номерлы урта мәктәп завуч Әхмәтова Роза Илдус кызы җитәкчелек итә.
Утырышта район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, хезмәт ветераны Аполлонова Юлия, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина һ.б. катнашты. Гаиләләрнең аерылышулары һәм ничек аларны саклап калу, яңа буын яшьләре белән элемтәнең югалуы һәм бу проблемаларны чишү юллары турында күп сүз алып барылды.