Шунысы куаныч 74 бала күп балалы гаиләдә туды. Мәсәлән, Яңа Ибрай авылыннаң Глюмовлар гаиләсендә дүртенче бала дөньяга килде. Ә октябрь аенда Загидуллиннар гаиләсендә Сара исемле кыз жиденче бала булды.
2015 елның 22 октябрендә Әлмәт муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 2500-нче бала туу турында акт теркәлде. Ул 17 октябрьдә Нефедовлар Дмитрий Александр улы һәм Наталья Константин кызы гаиләсендә туган борынгы яһүд теленнән “коткару” дигән мәгънәгә ия булган Елисей исемле малай булды.
22 октябрь көнне Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе Мәллә-Тамак авылында гомер итүче Карамуллина Мосалия Карамулла кызын олы юбилее – 100 яшь тулу белән котлады.
Бәйрәмдә икенче балалары туган 8 гаилә катнашты. Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында Казан шәһәренең Мәскәү районы Пенсия идарәсе начальнигы Юрий Нехорошков, “Автоградбанк” вәкиле Ксения Олокина катнашты. Тантанада яшь ата-аналарга бик күп матур җылы теләкләр әйтелде. Казан шәһәренең 339 нчы номерлы балалар бакчасына йөрүче талантлы кыз Ландыш Аскарованың концерт номеры бәйрәмгә ямь өстәде.